«​1 көн – 1 экспонат»​: аждаһа төшерелгән савыт

14 июля 2019
Культура


Су саклау өчен ясалган зур фарфор фляга. Бизәкләре глазурь астына төшерелгән. Савыт ак-зәңгәр фарфордан ясалган. Фарфор әлеге ике төстән тора. Бу төр фарфор Юань династиясе хакимлек иткән чорда киң тарала (1279-1368).

Ачык зәңгәр төсле бизәкне керамик нигезгә кобальт оксиды төшерү юлы белән булдырганнар. XIV гасырда керамиканы Чин дәүләтенә ерак Ираннан китерткәннәр. Кызу мичләрдә Цельсий үлчәме буенча 1300-1350 градус югарылыктагы утта кыздырганнан соң бизәк ачык-зәңгәр төс алган. Аннары бу керамиканы глазурь белән каплап кабат утта кыздырганнар. Нәтиҗәдә үтә-күренмәле ялтырап торучы глазурь астында ачык-зәңгәр төсле бизәк төшерелгән ак төсле керамик савытлар булдырылган.

Әлеге савытларны чин дәүләте күп итеп җитештергән һәм күрше халыкларга зур күләмдә саткан. Бу савытларны корабларда су саклау өчен куллану бик уңайлы булган. Алар Чин дәүләтеннән читтә күп сакланган. Мәсәлән, аларны Иран, Төркия, Бөекбритания һәм башка илләрнең музейларында күрергә мөмкин. Бүгенге көнгә килеп җиткән җиде савытта нәкъ шундый аждаһалар төшерелгән.

Савытның ике ягында да аждаһа рәсеме бар. Бу аждаһа болытлар арасында сурәтләнгән. Аждаһа – Юань һәм Мин династияләре чорында император хакимияте символы саналган.


Рәсемдәге аждаһа кечкенә ялтырап торучы энҗе ташын йотырга тырыша. Энҗе ташы – чин мифологиясендә кояшны аңлата. Борынгылар аждаһа энҗе ташын йоткач төн килүенә, аждаһа энҗе ташын төкереп чыгаргач, кояш чыгуына ышанганнар. Кечкенә кәлтәләрне-аждаһаларны хәтерләтә торган тоткычлар бау бәйләр өчен кулланылган.

Әлеге савыт Алтын Урда көнчыгыш дәүләтләр белән тыгыз бәйләнештә булуын, глобальләшү процесслары үзәгендә булуын күрсәтә. Фляга Алтын Урда дәүләтенә нигез салынуына 750-ел тулу уңаеннан Казан-Эрмитаж үзәгендә оештырылган күргәзмәдә күрә аласыз.

Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.

Этот материал можно почитать и на русском языке.

Комментарии