«​1 көн – 1 экспонат»​: Витовт билбавы

10 июля 2019
Культура


«Витовт билбавы» – XIV гасыр ахыры - XV гасыр башында ясалып, кулланышта булган уникаль бауның шартлы исеме. Тарихчылар фикеренчә, мондый билбауларны аксөякләр таккан. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

Бу билбау 1990 еллар башында Минск өлкәсе Молодечненск районының Литва авылы янында ачылган кладта табыла. 16 ел дәвамында билбау шәхси коллекцияләрдә саклана. 2006 елда суд карары буенча әлеге табылдык милли тарихи музейга тапшырыла һәм аңа тарихи-мәдәни кыйммәтләр исемлеге буенча беренче категория билгеләнә.

Дәүләт Эрмитажының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марк Крамаровский әлеге билбау Солхат шәһәрендә ясалган дип саный. Әлеге шәһәр Аксак Тимурның 1395-1396 еллардагы хөҗүме вакытында җимерелүләргә карамастан, һөнәрләр үзәге, шәһәр булып яшәвен дәвам итә.

Марк Крамаровский 1995 елда билбауны өйрәнә һәм аңа Витовт билбавы дигән исем куша. Моның хикмәте нидә соң? Литвада туып үскән Хаҗи Гәрәй Литваның бөек кенәзе Витовт ярдәме белән Кырымны 1428 елда яулап ала. Безнең замандаш галим шул елларда җитершетерлгән, әлеге тарихи хәлләр замандашы булган билбауга Витовт билбавы дигән исем куша.

Билбауның ясалышы Бөек Урда белән Кырымның Литва кенәзләре сәясәтенә якынаю чорына карый. Галимнәр әлеге билбау Витовтка ханнар һәм аксөякләр юллаган бүләкләр арасында булгандыр, дип исәпли.

Билбауны көнчыгыш Кырым зәркән осталары җитештергән. Билбауның бизәлеше бик нәзакәтьле: монда кошлар һәм җәнлекләр төшерелгән, готик элементлар очрый. Элеге символлар – Үзәк Европа, Венеция һәм Ломбардия сәнгатеннән алынмалар.


Бу билбауның Витовт белән бернинди бәйләнеше юк, дигән фикер дә бар, чөнки Витовтның Минскта татарлар белән очрашуы төгәл билгеле түгел. Шул ук вакытта, шартлы рәвештә Витовт билбаулары дип аталган билбауларның берничә булуы билгеле. Мәсәлән, тагын бер Витовт билбавы Франциядә саклана.

Ир-ат билбавы Алтын Урда дәүләтенең төрле мәдәниятләр белән тыгыз бәйләнештә булуын, глобальләшү процесслары үзәгендә булуын күрсәтә. Витовт билбавын Алтын Урда дәүләтенә нигез салынуына 750-ел тулу уңаеннан Казан-Эрмитаж үзәгендә оештырылган күргәзмәдә күрә аласыз.


Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.


ФОТОРЕПОРТАЖ





Этот материал можно почитать и на русском языке.

Материалы по теме
«1 день – 1 экспонат»: портрет Толстого
11:09, 9 сентября
Культура
«1 день – 1 экспонат»: как легендарный паром «Волгарь» обрел свое имя
06:09, 9 сентября
Культура
«1 день – 1 экспонат»: корабельный лес
11:08, 8 августа
Культура
«1 день – 1 экспонат»: монгольский кафтан
09:08, 8 августа
Культура

Комментарии