​«1 көн – 1 экспонат»: чыңгызыйларның пайцзасы

30 апреля 2019
Культура


Алтын Урда документларында «Мәңгелек күк кодрәте белән ханның исеме изге булсын. Кем карыша, шул үтерелергә тиеш» дигән язу очрый. Шул заманның паспорты пайцза дип аталган, металл пластина яки агач табличка рәвешендә эшләнгән, шактый ук авырлыкта һәм зурлыкта булуына карамастан, билгә тагып йөртелгән. Ул Монгол дәүләтенең барлык территориясендә пропуск булган. «1 көн – 1 экспонат» проектының авторы Антон Райхштат «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Алтын Урда турындагы күргәзмәдә булып, ХIV гасырга нисбәтле берничә кызыклы предметны өйрәнде.

Пайцзалар алтыннан, көмештән, бронзадан, чуеннан һәм хәтта агачтан эшләнгән. Материал дәрәҗәгә туры килгән һәм Монгол империясендә хөкем сөргән катгый иерархияне ассызыклаган. Мәсәлән, йөзбашы – көмеш, меңбашы – алтын йөгертелгән пайцзаларга, төмәнбашы, ягъни 10 мең яугирдән торган гаскәр башлыгы арслан башы төшерелгән алтын пайцзага ия булган. Барлык гаскәр белән җитәкчелек иткән гаскәрбашына өске өлештә – кояш һәм ай, аста арслан сурәтләре төшерелгән алтын пайцза бирелгән.

«Казанский репортер» оештырган әңгәмәдә «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әй-дәп баручы белгече Маргарита Тихонова: «Пайцзалар ике төрле – юл йөрү һәм бүләкләү пайцзалары булган. Юл йөрү пайцзасы – Монгол империясе буйлап сәяхәт итү өчен, бүләкләү пайцзасы хан алдында аерым хезмәтләр өчен бүләк буларак бирелгән. Алар пластинкага язылган язулар буенча аерылган. Без төрле – уйгыр, кыпчак, тибет телләрен очратабыз», – дип билгеләп узды.

Хан ихтыяры белән пайцза хуҗасының боерыклары һәм хәтта теләкләре дә кичекмәстән һәм карусыз үтәлергә тиеш булган. «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге күргәзмәдә өч пайцза - көмеш бүләкләү пайцзасы һәм ике юл йөрү пайцзасы урнаштырылган, аларның берсе – алтын коелган көмештән, икенчесе чуеннан эшләнгән һәм көмеш белән инкрустацияләнгән. Бүләкләү пайцзасында кытай иероглифлары белән «34 нче шәрәфле билге» һәм квадратлы монгол язуы белән вертикаль рәвештә «Мәңгелек күк кодрәте белән ханның исеме изге булсын. Кем карыша, шул үтерелергә тиеш, үләчәк» дип язылган.

Шундый ук язу юл йөрү пайцзаларының ике ягына да язылган, ләкин моннан тыш аларда хайваннарның һәм хәшәрәтләрнең сурәтләре дә бар. Чуен пластинадан безгә хакимият һәм көч символы булган арслан карап тора, көмеш пайцзада исә кытай хәшәрәте Тао-те сурәтен күрәбез, аны символик рәвештә Чыңгыз ханның үзе белән бәйлиләр.

Хәзергәчә бер генә алтын пайцза да табылмады, табылган көмешләре дә аз. Мөгаен, Монгол империясе яшәешенең ахырында аларның сәяси әһәмияте бетә һәм пайцзалар кирәк-яраклар өчен эретелә. Шулай да берничә көмеш пайцза сакланган, хәзер аларны «Эрмитаж-Казан» үзәгендәге күргәзмәдә күрергә мөмкин.



Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке. А в нашем канале на Яндекс.Дзен есть нарратив.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!