«​1 көн – 1 экспонат»​: монгол ияре

08 мая 2019
Культура


Монгол империясендә ирләр ияре хатын-кызлар ияреннән нәрсәсе белән аерылган һәм әлеге, күчмән өчен аеруча мөһим предметта нинди символлар яшерелгән? Җавапларны шушы көннәрдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә барган «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары» табарга мөмкин. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

Чыңгыз ханга аның киңәшчесе Елюй Чуцай: «Күк асты илен атта утырган хәлдә кулга төшерсәгез дә, аның белән атта утырып кына идарәитеп булмый», - дигән. Шуңа карамастан, монголлар дәүләтен атлардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел, шулай булгач, ат дирбиясенең чыңгызыйлар өчен аерым бер әһәмияткә ия булуы шик уятмый. Моны икърар итү өчен 700 еллар элек җайдак Монгол империясе киңлекләрен аркылыга-буйга узган ияргә күз салу да җитә.

«Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары» күргәзмәсенең беренче залында килүчеләр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фонд коллекциясеннән куелган, эшләнү осталыгы һәм саклану сыйфаты белән хәйран калдырырлык, яхшы эшләнгән һәм лаклар кулланып гаҗәеп бизәлгән агач ияр белән очрашалар. Шундый ук конструкцияле иярләр Х гасырдан мәгълүм, әмма әлеге ияр бераз соңрак, ХIV гасырда, Юань империясендә – монголлар тарафыннан яуланган Кытайда, ягъни гаять зур, бөек империянең иң көнчыгыш өлешендә эшләнгән. Ул чорда империянең куәте сүрелә башлый.


– Бу иярнең хуҗасы хакында, аның монгол булуыннан гайре, безгә берни дә мәгълүм түгел. Ул ир-ат булганмы, хатын-кызмы икәнлеген дә белмибез, чөнки ул заманда ир-ат һәм хатын-кыз иярләре конструкция җәһәтендә бер-берсеннән аерылмаганнар. Лаклы бизәлеш тә ачыклык кертүгә ачкыч бирми. Эшләнеше буенча көнчыгыш монгол җирлегенә нисбәтле, без бу хакта өзеп әйтә алабыз. Аны империянең иң көнчыгыш өлешендә ясаганнар, шунда ук файдаланганнар да, – ди «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әйдәп баручы белгече Николай Постнов. – Әгәр дә иярне кинода файдаланырга уйласалар, аны «Марко Поло» сериалында төшерерләр иде.

Уникаль бизәлешнең техникасы кызыклы. Оста рәсемне бер төстәге лакны бер-берсе өстенә берничә катлам сылап төшергән, аннары фонны башка төстәге лак белән тутырган. Иярнең бөтен өслеген шомартканнан соң орнамент тулысынча ачылган.


7 гасыр узганнан соң да аждаһаларның, фениксларның, балыкларның һәм ярымай рәвешендәге кошларның карашлары безгә төбәлгән. Бизәкнең үзәк элементы – «ике катлы боҗра эчендә балкучы ромб». Барлык җан ияләре аңа таба омтыла. Шундый ук ромблар Евразиядәге шул заман күчмәннәренең төрле әйберләрендә очрый, әмма аларның төгәл мәгънәсе хәзергәчә билгесез.


Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.


ФОТОРЕПОРТАЖ


Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!