«​1 көн – 1 экспонат»​: бокка

18 мая 2019
Культура


Аксөяк монгол хатын-кызлары ни өчен башларында труба йөрткәннәр, ул катлаулы шөгыльдә аларга кем ярдәм иткән? Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез. Аның авторы Антон Райхштат дөньяда тиңе булмаган әйберне өйрәнде.

«Эрмитаж-Казан» үзәгендәге «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары» күргәзмәсендә карар күзгә гадәти булмаган әйберләр дә бар. Шуларның берсе – югары мода кутюрьесы фантазияләре тупланышын хәтерләткән баш киеме. Андый башлыкларны монгол югары катлавы хатын-кызлары йөрткән. Аның зурлыгы социаль югарылыгын чагылдырган. Шундый бокканы, мәсәлән, Хубилайның өлкән хатыны императрица Чаби киеп йөргән.

Әлеге катлаулы баш киемен ирдәге аксөяк хатыннар өчен ефәктән теккәннәр һәм мул итеп кыйммәтле әйберләр белән бизәгәннәр. Башлыкка еш кына ат кылы белән елгадан алынган энҗе бөртекләре беркетелгән, аның очы тавис каурыйлары белән бизәлгән. Шунда ук медальоннар урнаштырылган. Бокканың иң күренеп торган өлеше -трубаның каен тузыннан гыйбарәт каркасы булган, ханым шунда чәч толымнарын салган: ул заманнарда чәчләрне сирәк юганнар, аларны баш киеме эченә яшергәннәр.


– Баш киеменнән тыш, иңе-буе метр ярым һәм ике метрлык зур халатлар кигәннәр. Шул киемдәге монгол хатын-кызын күз алдына китерсәк, шундый сорау туа: ул ничек хәрәкәтләнде икән? – ди Маргарита Тихонова, «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әйдәп баручы белгече, һәм үзе үк җавап бирә – Аның ярдәмчеләре булган. Сәяхәтчеләрнең бу хакта тасвирламалары бар.Алар шул рәвешчә киенгән аксөяк хатынга 15 хатын-кыз булышуы, шулай ук бокканы тотышып барулары турында язалар.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләр 90 сантиметр биеклектәге әлеге баш киемен асылда беренчел хәлдә күрә алалар. ХIII гасыр ахырына – ХIV гасыр башына нисбәтле бокка үзенең сакланышы буенча уникаль. Дөньяда аңа охшаш әйберләр башка юк.


700 еллар узганнан соң да бокка үз серләрен саклый. Эш шунда ки, галимнәр бүгенгәчә баш киеменең өске өлешендәге металл савытны ачарга җөрьәт итмиләр. Аның эчендә ниндидер язулар, барыннан да бигрәк гыйбадәт текстлары булуы мәгълүм, ләкин аларның эчтәлеге табышмак булып кала. Тикшеренүчеләр савытны ачканда язуларның зыян күрүеннән куркалар.


Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Новости от партнеров
Материалы по теме
«​1 көн – 1 экспонат»​: аждаһа төшерелгән савыт
07:07, 7 июля
Культура
«1 день – 1 экспонат»: фляга с драконами
07:07, 7 июля
Культура
«​1 көн – 1 экспонат»​: Витовт билбавы
05:07, 7 июля
Культура
«1 день – 1 экспонат»: хирургические инструменты Вишневского
10:07, 7 июля
Культура

Комментарии