7 гасыр элек Монгол империясе яугире кигән баш киеме белән Казан Кремлендәге «Эрмитаж-Казан» үзәгендә ачылган «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары» күргәзмәсендә танышырга мөмкин. «1 көн – 1 экспонат» проекты авторы Антон Райхштат шунда юл тотты.
Монгол империясен зур армиядән башка күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызыйлар империясе сабаклары» күргәзмәсендә коралларның һәм өс-баш киемнәренең күпләп урын алуы табигый. Вакытлар узу белән яугирләрнең тышкы кыяфәте зур үзгәреш кичергән, монголлар буйсындырылган халыклардан күп нәрсә үзләштергәннәр. ХIV гасырда чыңгызыйлар армиясендә күн алпаклар таралыш алган, монголларга алар кытай яугирләреннән күчкән, Күк асты илендәХ гасырдан ук таралган.
Алпак тоташ күн кисәгеннән эшләнгән; формага китерү өчен күнне калыпка киереп тарттырганнар. Гаҗәп, алпак беренчел хәлендә диярлек сакланган. 7 гасыр узса да, аның өслегендә хәтта кара һәм кызыл буяу эзләре төсмерләнә.
– Каурыйлары сакланмаган, хәер, сакланмаслар да иде. Тик менә аларның урынындагы тишем бар, ягъни алпакның очына каурыйлар бәйләме, ат койрыгы беркетелгән. Әлеге баш киеме бик матур һәм купшы булган. Аның бизәлешендә, әлбәттә, курку тудыру элементы да бар. Ул яулар вакытындамы, әллә тантаналарда киелгәнме, тәгаен әйтүе кыен. Лак белән капланган күн тиеп киткән орудан саклаган очракта да, җәядән яки арбалеттан атылган уктан саклавы икеле, – ди Николай Постнов, «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әйдәп баручы белгече.
Баш киеме бик күп бизәмәләр белән капланган, бу очракта дошманны куркыту нияте дә алга сөрелгән. Агрессив чәнечкеләргә күз салу да җитә, алар катнашында яугирнең башы дәһшәтле җанвар рәвешенә кергән. Шундый униформага төренгән меңнәрчә күчмәннәр, атлары белән бергә, дошманда онытылмаслык тәэсир тудырганнардыр...
Бөек ханнарның шундый алпаклар кигән яугирләре иксез-чиксез далалардан узганнар, Төньяк Вьетнам джунглиларын ерып чыкканнар. Алпакларның үзенчәлекле очлыкларын Европадагы кальгаларның диварларыннан һәм монголлар яулый алмаган япон замокларыннан күзәткәннәр.
Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-саклаулыгы белән берлектә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Этот материал можно прочитать и на русском языке.
Комментарии