«​1 көн – 1 экспонат»​: тирмә

03 апреля 2019
Культура

Тирмәгә ничек керергә һәм бу торакны катгый дала шартларында күчмә халыклар өчен нәрсә уңайлы иткән? Болар һәм башкалар хакында Казан кремленең Манежында «Бөек дала: тарих һәм мәдәният» күргәзмәсендә булып, күчмә халыкларның торак төзелешен өйрәнгән, «1 көн – 1 экспонат» проекты авторы Антон Райхштат сөйли.

Бронза чорыннан башлап ягъни безнең эраның 15 йөзеллыгы тирәсендә Казахстанның хәзерге территориясендә күчмә мәдәният барлыкка килгән. Тирмә аның символы булган. Тирмә – тиз җыела, кирәк вакытта тиз сүтелә торган йорт. Көнчыгыштагы кебек бу йорт сакраль мәгънә һәм ритуаллар белән тулыландырылган.

Тирмәнең агач каркасы 4 өлештән тора. Җыелма диварлар, жердлар, ишекләр һәм гөмбәзләр. Гөмбәз казахларда гаиләнең төп реликвиесе булган. Ул атадан улга күчкән.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы мөдире Эльвира Ногманова: «Теләсә нинди тирмә бик тиз җыелган, чөнки ул тормышның алыштыргысыз, кирәкле әйбере булган. Безнең тирмә дә калганнары кебек, кадаклар кулланмыйча җыелган. Тирмә киез тукыма белән капланган. Ул тузанны, салкынны, дымны һәм эсселекне үткәрмәгән. Анда җиһазлар булмаган, шуңа күрә тирмәне келәмнәр белән бизәгәннәр».

Борынгы заманнарда казахлар орнамент дөньясында яшәгәннәр, шуңа күрә тирмәдге һәр нәрсә бизәкләр белән бизәлгән. Торак киез палас «текемет»не идәнгә җәйгәннәр. Ә «сырмак» торакның диварларын бизәгән. Гөмбәз белән тирмәнең төп өлеше бизәкле лента баскур белән тоташтырылган. Баскурдагы бизкләр казахларның кәефен чагылдырган, анда шулай ук нәсел агачын да ясарга мөмкин булган.

Керү урыны тирмә белән тышкы дөньяны бүлеп тора торган изге чик булып саналган. Йолалар буенча бу торакка уң аяк белән башны түбән иеп керергә кирәк. Шуны истә тотып керү урын түбән, ә бусага биек итеп эшләнгән. Ишеккә каршы иң ерак җир иң дәрәҗәле урын булып саналган. Анда йортның хуҗасы урнашкан.

Әлеге дәрәҗәле урынның уң ягында тирмәнең ирләр өлеше булган. Монда атка атланып йөрү җайланмалары һәм корал торган. Сул як хатын-кызларныкы. Монда савыт-саба һәм йорт кирәк-яраклары урын алган. Ә музыка уен кораллары тирмәнең уртасында торган. Күргәзмәдә ике музыка уен коралы урын алган. Беренчесе – кубыз. Легенда буенча аны Әхмәд Ясәви исемле кеше уйлап чыгарган. Бу корал ЮНЕСКОның бөтендөнья тарихи –мәдәни мирасына кертелгән. Икечесе – думбра, формасы буенча ул грушаны хәтерләтә.

Тирмәләрдә казахлар XX гасырның 30 елына, коллективлаштыру чорына кадәр яшәгәннәр. Хәзер аларны көтүчеләр кулланалар, ә калганнарга тирмәләр күчмә халыкларның үткәнен хәтерләтә.


Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Материалы по теме
«1 день – 1 экспонат»: корабельный лес
11:08, 8 августа
Культура
«1 день – 1 экспонат»: монгольский кафтан
09:08, 8 августа
Культура
«1 день – 1 экспонат»: пушечные ядра Ивана Грозного
12:08, 8 августа
Культура
«1 день – 1 экспонат»: статусный топорик
07:08, 8 августа
Культура

Комментарии