«1 көн – 1 экспонат»: казах йөзекләре

09 апреля 2019
Культура


Бу көннәрдә Казан Кремленең Манеж күргәзмәләр залында кунакта «Алтын кеше». Казахстаннан китерелгән «Бөек дала» күргәзмәсе күршеләребезнең сокландыргыч традицияләре турында сөйли. «1 көн – 1 экспонат» проекты авторы Антон Райхштат көнчыгыш кыймәтле бизәнү әйберләренә сокланды.

Көнчыгыш халыклары өчен бизәнү әйберләренең әһәмияте декоратив функцияләр кысаларына гына сыймый. Аларда билге һәм символ. «Бөек дала» күргәзмәсендә без искиткеч бизәнү әйберләрен күрәбез. Алар белән кайчакта көтелмәгән эшләр дә башкарганнар. Мәсәлән, йөзекләр ризык әзерләгәндә файдаланылган. Бу ризыкның чиста булуын аңлаткан. «Борынгы казах әйтеме буенча ризык чиста булсын өчен, кулга йөзек кияргә кирәк», диде Казан Кремле музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы җитәкчесе Эльвира Ногманова.

Гадәттә 3-4 йөзек кияләр, алар көндәлек бизәнү әйберләре булып санала. Казах бизәнү әйберләре үзләренең күләме һәм зәрканчыларның осталыгы белән сокландыра. Монда иң мөһиме – һәр әйбердә шифрланган символлар. Түгәрәк - күк һәм кояшны гәүдәләндерә. Зигзак сыман сызыклар – җирдәге тормыш. Мондый йөзекләр туйда мәҗбүри атрибут: ике гаиләне берләштерү хөрмәтенә кәләшнең әнисе аны кияүнең әнисенә бүләк иткән. Ул шулай ук кәләшкә карата хөрмәт, изге мөнәсәбәтләр билгесе дә.

Казан Кремле музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы җитәкчесе Эльвира Ногманова: «Йөзек ике бармакка киелгән. Бу ике нәселнең туганлык билгесе. Алай гына да түгел, бу ике нәселнең киләчәктә дус, тату, аңлашып яшәвенә ишарә дә. Мондый йөзекләр ризык әзерләгәндә дә кулланылган. Бу ризыкның чисталыгын аңлаткан».

Кош томшыгы формасындагы йөзек тә туйга бәйле. Кош бәхет һәм игелекнең көчен символлаштыра. Мондый бизәнү әйберләрен кызларга кияүгә чыккан көнне бүләк иткәннәр.

Кайвакытта хатын-кыз бизәнү әйберләрен ирләр дә кигән. Кош томшыгы формасындагы йөзекне походка китүче гаскәриләргә омулет итеп биргәннәр. Бу батыр туган оясына исән-сау кайтсын өчен шулай эшләнгән.


Антон Райхштат «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!