​«1 көн — 1 экспонат»: «Алтын кеше»

26 марта 2019
Культура

Канатлы барстагы «Алтын кеше» Казахстан милли символларының берсе булып тора. 1969 елда архелоглар ясаган табылдыкны «казах Тутанхамоны» дип атаганнар. Хәзер «Алтын кеше» дөнья музейлары буйлап сәяхәт итә. Бу көннәрдә ул Казан кремлендә. Моннан 2, 5 мең ел элек яшәгән «Алтын кеше» кем булган, аның сере бүгенгә кадәр нигә ачылмаган? Бу хакта Казан кремленеңМанежында булып, экспонат тарихын өйрәнгән, «1 көн – 1 экспонат» проекты авторы Антон Райхштат сөйли.

Канатлы барстагы «Алтын кеше» Казахстан милли символларының берсе булып тора. 1969 елда архелоглар ясаган табылдыкны “казах Тутанхамоны”дип атаганнар. Хәзер «Алтын кеше» дөнья музейлары буйлап сәяхәт итә. Бу көннәрдә ул Казан кремлендә.

Гаскәринең зиннәтле кабере 1969 елда Кемаль Акишев җитәкчелегендәге архелоглар тарафыннан табылган. Галимнәр Алма-Ата тирәсендәге Иссык тау елгасының сул ярындагы курганны өйрәнгәннәр. Тикшерүчеләр юлыккан каберлек үзенең байлыгы белән шаккаттырган: курганда 4000 нән артык алтын бизәнү әйбере табылган.Безнең эрага кадәр IV гасырда ягъни моннан 2,5 мең ел элек яшәгән кеше идарәче катламнан булган.


Бу табылдыклар нигезендә реконструкторлар каберлектәге кешенең киемнәрен булдырганнар. «Алтын кеше» кызыл кафтан һәм аерым игътибарга лаек булганбиек баш киеменнән йөргән.

65 сантиметрлы баш киемендә 4 ук булган. Алар идарә итүче символы булып тора һәм дөньяның 4 ягын билгели. Баш киемендәге тагын бер рәсем – тулпарлар. Азиядә канатлы хайваннар аерылып тору, югары хакимият билгесе булып саналган. Табылдыкны өйрәнгәннән соң, галимнәр «Алтын кеше» нең җитәкче династиядән булуы турында нәтиҗә ясаганнар.

Колпактагы орнаментларның урнашуы галәмдә саксларның символикасы турында сөйли. Бизәкләр өч өлешкә бүленгән. Бүрек алтын таулар һәм агач күренешләре белән бизәлгән. Тау битләрендә җир хайваннары – юлбарыс һәм кәҗәләр, ә биектә кошлар һәм канатлы юлбарыслар. Болар барысы да дөньяның өч өлештән - җир асты, җир өсте, күктән торуын аңлата. Баш кименең алдында кояш эмблемасы – 4 канатлы ат һәм дөньяның 4 ягы. Юлбашчы күкне гәүдәләндергән. Шуңа күрәмондый колпак-таҗны йөкләү, юлбашчыга галәм һәм аның бөтен дөньялары белән хакимият итүне аңлата.Баш киеменең түбәсендә бәләкәй архар фигурасы.


Иссык курганы табылдыклары Казхстан символикасы элемнтлары булдылар. Мөгезле канатлы атлар-тулпарлар Казахстан туграсынаясалган. Сакск гаскәриенең баш киеме аларның уемы булып тора.

Иң күп алтын бизәнгечләр киемнәрдә. Кызыл замша кафтанның җиңнәренә һәм итәкләренә алтын юлбарыс рәсемнәре ясалган. Гаскәринең кафтанындагы һәм итегендәге өчпочмаклы пластина кольчукны хәтерләтә. Уң якта кызыл күн белән тарттырылган кылыч, ә сул якта алтыннан эшләнгән чаба торган болан һәм ат рәсемнәре белән бизәлгән тимер кинжалбулган. Кинжалныңике ягына да алтыннан бүре, төлке, тау бәрәне, лань, елан фигуралары уелган. Юлбашчының бер кыйммәтле йөзегенә кояш алласы Митра рәсеме ясалган. Икенче йөзек шома сфераны хәтерләтә.

Сакск юлбашчысы озак идарә итмәгән дияргә була. Ул 18-25 яшьләрдә җирләнгән. Үлеменең якынча сәбәбе – аркасына клинк белән сугу. Мәетнең нинди җенестә булуы тулысынча ачыкланмаган. Галимнәр алтын кешенең хатын-кыз булуы ихтималын да инкарь итмиләр.


«Алтын кеше» тарихы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Иссык курганы каберлегендә археологлар безнең эрага кадәр V гасырныңрун язулы көмеш кәсә тапканнар. Әлеге савытта 26 билге сызылган, галимәр аларның шифрларын әлегә чишмәгәннәр.


Антон Райхштат, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә.


ФОТОРЕПОРТАЖ


Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!