​«1 көн — 1 экспонат»: Маклашеево жайдагы

25 декабря 2018
Культура


1983 елда археологлар Болгар шәһәреннән 18 чакрым ераклыкта казу эшләре алып барганда мөгезле барсны иярләгән гарип кеше сыны рәвешендә ясалган йозакка тап булдылар. Гадәти булмаган артефакт зәркән сәнгатенең уникаль үрнәге генә түгел, төрки кабиләләрнең килеп чыгуына ишарә иткән табылдык булып чыкты. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

Легендалар һәм телдән-телгә күчеп килгән риваятьләр аша Идел буе болгарларының һәм төркиләренең VII-VIII гасырлардагы мәдәнияте турында шактый мәгълүмат алырга мөмкин.

Ислам кабул иткәнче Идел буе болгарларының тормыш-көнкүреше тәңречелек һәм мәҗүсилек белән бәйле була. Бу ышанулар XII гасырга кадәр дәвам итә. Болгардан 18 чакрым ераклыкта урнашкан Маклашеево авылы янында табылган йозак (археологлар аны “Маклашеево җайдагы” дип атады) та шул ерак гасырлардан калган табылдык. Археологлар аның XI-XII гасырларга каравын ачыклады.

– Риваятьләргә караганда, Хун кабиләләренә күрше кабилә һөҗүм итеп, аларны тар-мар китерә. 10 яшьлек бер малай гына исән кала. Аны да, аяк-кулларын чабып, күзен чокып, сазлыкка ташлыйлар. Баланы ана бүре табып ала, тәрбияли, үстерә, – дип сөйли Болгар музей-тыюлыгының директор урынбасары Андрей Фәсхетдинов. – 10 еллар вакыт узгач малайны үтерәләр, ә бүре таулар арасына далага кача, шунда 10 малай таба. Шул балаларның берсе төрки халыкларның ата-бабасы санала. Әлеге риваятькә караганда төркиләр Ак бүре нәселеннән килеп чыккан.


Маклашеево җайдагы кулсыз-аяксыз, бер күзсез, ләкин бүрегә түгел, ниндидер билгесез җанварга атланган. Профессор Альфред Халиков аны мөгезле барс дип атады. Бу инде легенданың үзгәрүе турында сөйли: болгарларда бүре ирбиска әверелгән.

Бронза йозакның зурлыгы 12 сантиметр, ул кыйммәтле әйберләр салынган тартмачыкларны яки зур булмаган әрҗәләрне бикләп кую өчен эшләнгән. Мондый сыннарны кыйммәтле әйберләрне саклап торучы талисман итеп тә кулланганнар.


Антон Райхштат Болгар музей-тыюлыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.


Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!