«1 көн — 1 экспонат»: XVI гасыр чаңгылары

19 декабря 2018
Культура

Свияжск калкулыклары дигәндә күпләрнең күз алдына таудан шуу өчен җайлаштырылган чаңгылар килеп баса. Спортның бу төре соңгы елларда бездә аеруча популярлашып китте. Баксаң, чаңгы шуып ял итүләр безнең ата-бабаларыбыз өчен дә ят әйбер булмаган икән! Агач әйберләр археологиясе музеена куелган XVI гасыр чаңгылары шул хакта сөйли. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

Музей витриналарының берсенә XVI-XVII гасырларга караган мәдәни катламда табылган чаңгылар куелган. Гадәттә алар йомшак кардан да йөреп була торган, хәзерге аучылар арасында киң таралган агач чаңгыларга охшаган. XVI йөзьеллыкта климатның, хәзерге белән чагыштырганда, шактый кырысрак булуын, шул сәбәпле кышларның да озаккарак сузылуын исәпкә алсак, Свияжск каласының һәр кешесендә чаңгы булу бер дә гаҗәп түгел. Утрау-шәһәр халкы, аеруча дәүләт эшендәге хезмәткәрләр өчен ул спорт инвентаре генә түгел, зарури әйбер булган.

«Свияжск утрау-шәһәр» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин сөйләвенчә, Свияжск төзелеп, Казан кушылганнан соң, аеруча беренче ун елда, хәзерге мариларның ата-бабалары чирмешләр тарафыннан еш кына баш күтәрүләр булып торган. Кыш көне Иделнең каршы ярына тиз генә барып җитү өчен чаңгыдан да кулай ысул булмаган. Ул Свияжск укчылар гарнизонына боз өстеннән елга аша тиз арада чыгу мөмкинлеге биргән. Гомумән, чаңгы белән барып-кайту бик җайлы булган. Хәтта ауга барганда да ул иң уңайлы ысулларның берсе саналган. Ә ул чорда каланың тирә-юнен кыргый хайваннар мыжгып торган әрәмәлекләр, урманнар урап алган булган.


Россия территориясендә казу эшләре алып барганда, чаңгылар күбрәк төньяк районнарда табыла. Үзәктә урнашкан төбәкләр өчен бу сирәк күренеш. Свияжскның уникаль дымлы катламында чаңгы калдыклары шул кадәр яхшы сакланган ки, хәтта хәзер, 4 гасыр узгач та, кайберләренә карап аларны ясаган һөнәрченең осталыгын бәяләп була.

– Бу бик үзенчәлекле табылдык, чөнки казу эшләре үткәрелгәнче үк Московия халкының чаңгыда йөргәнен белә идек. Бу хакта XVI гасыр башында ике тапкыр Московиягә килгән Сигизмунд Герберштейн китабына гравюрада да сурәтләнгән. Анда Герберштейн ат чанасында, ә янында ике чаңгычы бара. Без бит чаңгыда йөргәндә ике таяк белән этәргә күнеккән, ә ул вакытта бары тик бер таяк белән йөргәннәр, – ди Артем Силкин. – Бу бердәнбер рәсем түгел, тагын берсендә укчыларның чираттагы баш күтәрүчеләрне тыяр өчен Зөя тавыннан шуып төшүе сурәтләнгән. Археологларга рәхмәт, алар безгә тарихның дәлилләрен кире кайтаралар.


Свияжск утрау-шәһәрендә күптән түгел ачылган агач әйберләр археологиясе музеенда урта гасырлар ахырында кулланылган чын предметларны күрергә мөмкин. Шунысы мөһим, бу экспонатлар барысы да әлеге археологик эзләнүләр вакытында табылган.


«Свияжск утрау-шәһәр» музей-тыюлыгы ярдәме белән Антон Райхштат.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!