«1 көн — 1 экспонат»: свияжск линолеумнары

11 ноября 2018
Культура

Идән япмасында – линолеумда – Библия сюжетлары кайдан барлыкка килгән һәм ХХ гасыр башы рәссамы рус гыйбадәтханәләре өчен нигә сирәк булган Евангелие күренешләрен сайлап алган? Без «1 день — 1 экспонат» проектын дәвам итәбез һәм аның авторы Антон Райхштат белән бу юлы Свияжск утрау-шәһәренә сәяхәт кылырбыз.

«Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгының сәнгать галереясы элекке кәсепчелек училищесы бинасының ике катын алып тора. Икенче катка 1980 – 90 нчы елларда барлыкка килгән һәм Евгений Голубцов, Анатолий Егоров, Николай һәм Илья Артамоновлар, Рәшит Сафиуллин кебек һәм башка рәссамнарны берләштергән «Свияжск сәнгать колониясе» осталарының эшләре куелган.

Ә православие сәнгате үрнәкләре тәкъдим ителгән беренче катта «Богоматерь всех скорбящих радость» иконасына багышланган һәм Свияжск соборыннан китерелгән 4 зур рәсем һәрвакытта да тамашачыларның игътибарын үзләренә җәлеп итә. Килгән кешеләр иң элек эшләрнең зурлыкларына игътибар итәләр. Картиналар бөтен диварларны били. Әмма кызыклы булуының тагын ике шарты бар: сирәк сюжет һәм рәссам җирлек буларак кулланган материалның гадәти булмавы – линолеум.


Библия сюжетлары чыннан да шактый гадәти булмаган материалга – зур линолеум кисәкләренә төшерелгән. Хәер, ХIХ гасырда линолеум хәзерге вакытта киң таралган өслек япмасыннан шактый аерылган. Сүз латин телендәге linum — җитен һәм oleum — май сүзләреннән барлыкка килгән. Асылда линолеум җитен тукыма булып, ул шулай ук җитен маеннан ясалган масса белән буялган. Революциягә кадәрге Россия, җитенне һәр тарафта утыртканга күрә, дөньяда иң эре линолеум җитештерүчеләрнең берсе булган.

Картиналарның эчтәлеге дә бик кызыклы. Аларның өчесендә рус праволавие иконографиесендә шактый сирәк кулланыла торган сюжетлар бирелгән. Ике картинада Евангелие сюжетлары сурәтләнгән, әйтик, «Встреча на пути в Эммаус» һәм «Явление Христа двум ученикам в Эммаусе». Евангелие текстында бирелгәнчә, Христосның җитмеш шәкертеннән икесе, Клеопа һәм Лука, тәрегә кадакланганнан соң өч көн үткәч, Укытучылары һәм соңгы көннәр вакыйгалары турында сөйләшә-сөйләшә, Иерусалимнан Эммаус авылына юл тотканнар. Шунда аларга бер юлчы очрый, аңа алар янәсе Мессиянең үлеме турында сөйләгәннәр. Юлчы: «И, акылсызлар һәм томаналар», – дигән дә, аларга Изге Китапта Христос турында язылганнарны исләренә төшергән. Кич белән өстәл янына утыргач, юлчы, кулына ипи алып, өшкереп, аны икегә бүлә дә, гадәттә Христос эшләгән кебек, шәкертләргә бирә. Шул вакытта шәкертләрнең күңел күзләре ачылып китә һәм алар, ниһаять, Христосны танып алалар.

Гадәти булмаган икенче сюжет – «Хождение Христа по водам» – көнбатыш христиан динендә киң таралган. Христос, апостолларны куркытып, алар янына корабка диңгездән килә. Пётр, могҗиза бары тик тышкы картаю белән генә була дип санап, Христостан аңа үзе янына судан килергә боеруын үтенә. Христос: «Кил», – дип әйтә. Әмма Пётр, суда берничә адым атлаганнан соң, ышанычын югалта һәм бата башлый, ярдәмгә чакыра. Христос: «Нигә икеләнеп калдың?» – дип җавап кайтарып, аңа булыша.

— Бик үк киң таралмаган, шул ук вакытта классик «Богородица» бизәлеш циклы белән турыдан-туры бәйле булмаган сюжетларның ни өчен Свияжск гыбадәтханәсендә барлыкка килүе турында фикер йөрткәндә, без, уйлавыбызча, ике нәрсәне күз алдында тотарга тиеш, – дип сөйли «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин. – Беренчесе – бизәлешнең барлыкка килү вакыты. Соборга рәсемнәрне Беренче бөтендөнья сугышы чорында төшерәләр, бу вакытта ил, бер яктан, бөек җиңүләргә өметләнә: Константинополь православие идарәсе буйсынуына кайту, диндәшләрнең Балканда азат ителүе... Ә икенче яктан, афәтнең килүен тоеп яшәү. Әлбәттә, православие күзлегеннән караганда, бары тик саф һәм ихлас инану белән генә максатларга ирешеп һәм бәла-казалардан котылып була, Свияжск гыбадәтханәсе сюжетлары шуңа өнди. Икенчесе – соборның хәсрәткә баткан һәркемгә ярдәм итүче Изге Ана иконасына багышлануы. Һәм без тасвирлаган сюжетлар хәсрәтләр бетерү юлы – аллалыкның хикмәтенә һәм мәңгелек тормышка ышануда булуын кабат ассызыклый сыман. Ышануны исә ХХ гасыр башында Россия төрле факторлар йогынтысында бик тиз югалта барган.

Рәссам тукыма урынына ни өчен линолеум кулланган, ни өчен әлеге күренешләрне турыдан-туры диварга төшермәгән? дигән сорау кала. Бәлки, картиналарның тоташкан җирләре юешләнеп торганга күрә, соборны төзекләндергәндә бу материалны сайлап алганнардыр, бу шарт бизәкләрне диварларга төшерүнең мөмкин булмавына китергәндер. Табигый линолеумның үзлекләре коры һәм җылы биналарда яхшы саклана, суыкта исә ярыла һәм уалчанга әверелә.

Теләсә кайсы ел фасылында кирәкле температураны тота алган, ул вакыт өчен алгарышлы җылыту системасы белән тәэмин ителгән соборларны төзүчеләр бизәү эшләре төгәлләнгәннән соң берничә елдан соң ук илдәге вәзгыятьнең соборларны җылытуның дәүләт һәм җәмгыять бурычы булудан туктавы дәрәҗәсенә кадәр үзгәрүен күз алдына да китерә алмаганнар. Совет чорында собор элекке хатын-кызлар монастыре территориясендә урнашкан НКВД совхозы склады буларак файдаланылган, безнең көннәргә инде аның түбәсе бик нык таушалган иде.

2000 нче еллар башында монда килгән кешеләр начар һава торышы, кошларның ияләшүе, микроорганизмнарның йогынтысы һәм гомуми начар шартлар аркасында яраксыз хәлгә килгән, кайтарылган рәсем төшерелгән линолеум кисәкләрен генә күрә алдылар. Соборны реставрацияләү эшләре башланганнан соң линолеумнар МНРХУ Мәскәү реставрация идарәсе рестовраторлары кулына эләгә. Алар аны каты нигезгә күчереп, буяу япмасын ныгыталар һәм Казанга җибәрәләр, монда аларга күргәзмәгә куярлык итеп тәртипкә китерәләр. Соборда исә бу сюжетларның күчермәләрен турыдан-туры диварга төшерәләр, чөнки гидроизоляция проблемалары реставрация эшләрен башкарганда хәл ителгән була.


Антон Райхштат «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы белән берлектә.


ФОТОРЕПОРТАЖ

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Материалы по теме
«1 день – 1 экспонат»: долгая жизнь речного танка
03:09, 9 сентября
Культура
«1 день – 1 экспонат»: портрет Толстого
11:09, 9 сентября
Культура
«1 день – 1 экспонат»: как легендарный паром «Волгарь» обрел свое имя
06:09, 9 сентября
Культура
«1 день – 1 экспонат»: корабельный лес
11:08, 8 августа
Культура

Комментарии