«1 көн — 1 экспонат»: Коръән-рекордсмен

18 ноября 2018
Культура

Зурлыгыметр ярымга ике метр, авырлыгыярты тонна. Болар барысы да Гиннес рекордлар исемлегенә кергән китап турында. Дөньядагы иң зур басма Коръән хәзерге вакытта Болгар шәһәрендә урнашкан һәм һәрвакытта да туристларның игътибарын җәлеп итә. Аны эшләү өчен нинди технологияләр кирәк булган һәм гигант Изге китапны музейга килүчеләрдән ничек саклыйлар? Без «1 көн – 1 экспонат» дигән проектыбызны дәвам итәбез. Аның авторы Антон Райхштат белән борынгы Болгар шәһәренә барып, ярты тонна авырлыктагы китапны өйрәнеп кайтырбыз.

Затлы металлардан һәм ярымкыйммәтле асылташлардан ясалган бизәкләр – музейга килгән кешеләрнең игътибарын иң элек 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә Истәлекле билгенең үзәк залындагы Коръәннең әнә шул ягы җәлеп итә. Изге китап бозау тиресе белән төпләнгән, тышлыгы алтын йөгертелгән көмеш һәм асылташлар белән бизәлгән: монда малахит пластиналары да, яшма, лазурит, циркон, топаз, аметист, мәрҗән, авантюрин да бар.

– Мөселманнар Коръәнгә һәрвакыт аерым хөрмәт күрсәтә, шуңа күрә алар озак вакытлар дәвамында нәшер дә ителмичә торган, аның һәр нөсхәсе руханилар тарафыннан хупланган, - дип сөйли Болгар музей-тыюлыгының фән буенча директор урынбасары Андрей Фәсхетдинов. – Басманы чыгаруга бик җаваплы карадылар, шуңа күрә бизәлеше дә шундый затлы – бу традицияләребезгә хөрмәт. Ул әлеге китапның үзенчәлекле булуын күрсәтә. Әмма аның эчтәлеге, каллиграфиясе безне XIX гасыр башына алып китә, ул чорда Казанда «Казан басмасы» (Казан Коръәне) нәшер ителә.


Бу басма өчен махсус технологияләр кирәк булды. 632 бит, аның һәркайсы чирек килограмм авырлыкта, Шотландиядә Lorenzo Velium Laser сортлы армир кәгазьдән эшләнгән. Китапны Италиянең «ARC Group s.r.I» компаниясеннән осталар эшләде: Неджан Братасевеч, Андрей Чернатич (Словения) һәм Мауро Лоче (Италия). ТР тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне торгызу республика фонды 2011 елда Гиннес рекордлар китабы Комиссиясеннән «Дөнья рекордлары сертификатын алды, анда басманың үлчәмнәре бирелә: «Дөньядагы иң зур басма Коръәннең үлчәмнәре: биеклеге - 2 м (6 фут 6,74 дюйм), киңлеге – 1, 52 м (4 фут 11, 84 дюйм) һәм калынлыгы - 0,17 м (6, 69 дюйм). Авырлыгы 500 кг.».

– Бу китапны хәтта ачарга да бик читен. Моның өчен берничә кеше кирәк, әлбәттә, ир-атлар. Битләрне ачарга – кимендә ике кеше, - дип аңлата Андрей Фәсхетдинов. – Бик катлаулы һәм күп хезмәт сорый торган шөгыль, әмма, әйтелгәнчә, теләк кенә булсын...

Башта гигант Коръән Кол Шәриф мәчетенә куелган иде, ләкин Болгарда 922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә Истәлекле билге төзелгәч, «Яңарыш» фонды китапны Коръән музеена тапшырды. Хәзер ул Болгардагы иң популяр экспонат. Изге Китапны карарга меңәрләгән турист килә. Тышкы йогынтылардан китапны пыяла гөмбәз саклый, аның эчендә микроклимат урнаштырылган. Монда махсус дым йоткыч гранулалар салынган савытлар бар. Алар теләсә нинди үзгәрешне бик тиз сизеп алалар, шуңа күрә аның эченә хәтта музей хезмәткәрләренә дә сәбәпсез керү тыела. Хәзерге вакытта гөмбәз ишекләре бары тик реставрация эшләрен башкару өчен генә ачыла.

Кабатланмас һәм югары сәнгать дәрәҗәсендә булганга күрә, Россия Мәдәният министрлыгы бу Коръәнне мәдәни ядкарь дип таныды.


Антон Райхштат Болгар музей-тыюлыгы белән берлектә.


ФОТОРЕПОРТАЖ

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!