​«1 көн — 1 экспонат»: лапта өчен кирәк-яраклар

25 ноября 2018
Культура


400 ел элек тимбилдинг нинди булган һәм Свияжск (Зөя) балалары нинди уен уйнаганнар? «1 көн – 1 экспонат» авторы бу юлы Агач археология музеена, Свияжск утрау-шәһәренә археологларның табылдыкларын өйрәнергә китте.

Зөя каласына кирмән шәһәр буларак нигез салынган һәм беренче вакытта анда хәрби кешеләр күпләп яшәгән. Балаларының уенчыклары да үзенчәлекле булган. Мәсәлән, археологлар монда XVI-XVII гасырларга караган кылыч сыман агач балалар уенчыкларын, шулай ук лапта дигән хәрби –гамәли уен өчен каралган кирәк-яракларны тапканнар.

Хәзер инде онытыла төшкән лапта уены озак еллар дәвамында Россиядәге иң популяр уеннарның берсе булган. Безнең илдә аны инде ким дигәндә мең ел беләләр. Лапта Американың бейсболын яки инглизләрнең крикетын хәтерләтә. Лаптаның кагыйдәләре бик күп, әмма тулаем алганда аларның нигезе бер: уенчы, таяк белән сугып, тупны мөмкин булган кадәр ераккарак җибәрергә һәм, уен мәйданы аша йөгереп барып, кире әйләнеп килергә тиеш була, шул ук вакытта тотылган тупны аңа тидерергә тырышкан башка уенчылардан качарга тиеш ул.


Лапта зур җитезлек, яхшы физик әзерлек һәм командада эшли алуны таләп итә, шуңа күрә хәрбиләр дә әлеге уенны йөз еллар буе саклап килгәннәр. Петр I чорында уен даими гаскәрләрне өйрәтү дәресләре программасына кертелгән, ә 1917 елгы революциядән соң рәсми рәвештә Кызыл Армия солдатларын әзерләүнең мәҗбүри программасына кертелгән.

– Сорау туа – нигә? Бер карасаң, әллә нәрсәсе дә юк кебек: агач кашык белән сугасың, йөгереп китәсең һ.б.ш. Чынлыкта лаптаның уникальлеге шунда ки, ул команда төзү күнекмәсен ныгыта, аны хәзер “тимбилдинг” дип атарлар иде. Ул төркем эчендәге гамәлләрне сугышчыларның килешеп, үзара аңлашып башкаруына мөмкинлек бирә, – дип сөйли “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин. – Таякның үзен дә кылычның прообразы дип әйтсәк була.


Хәзерге Рус лаптасы федерациясе кагыйдәләре, уенчыларның яшьләренә карап, 80 сантиметрдан алып 120 сантиметрга кадәр озынлыктагы таяклар куллануны рөхсәт итәләр. Свияжскта археологлар тапкан лапта кирәк-яраклары күпкә кыскарак һәм кечерәк. Алар балалар уйнаган таяклар булса кирәк.

Свияжскта, бәлки, территория чикле булганга күрәдер, уенның үз төре дә булгандыр. Ә менә лапта туплары ясалган күн кисәкләренә кытлык булмаган, аларның эченә киез тутырганнар. Утрау күн эше осталары белән дан тоткан. Дүрт гасыр элек ясалган тупларның берсе Свияжскның дымлы уникаль катламында бик яхшы сакланып калган.


Лапта өчен кирәк-яракларны һәм соңгы Урта гасыр чоры уенчыларына караган башка әйберләрне күптән түгел генә ачылган Агач археология музеенда күрергә була.


Антон Райхштат «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии