​ «1 көн — 1 экспонат»: селадон савыт

29 ноября 2018
Культура


Болгардан 6000 километр ераклыктагы Кореяда эшләнгән савыт Идел буе Болгарстанына каян килгән, 700 еллап галимнәрнең борын төбендә яткан хәзинә ничек табылган... Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез. Яшел ялтыравык йөгертелгән савытны үз күзләребез белән күрер өчен проектның авторы Антон Райхштат белән бергәләп Борынгы Болгар шәһәренә юл тоттык.

2010 елда археологлар Болгар шәһәрчегенең үзәк өлешендә Идел елгасы өстендәге калкулыкта казу эшләре алып барды. Бу урынны өйрәнү “922 елда Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүе хөрмәтенә истәлекле билге” төзелеше алдыннан территорияне тикшерү өчен оештырылган иде. Казу эшләре вакытында галимнәр берничә куралтасы һәм тимерче миче булган борынгы йорт урынына тап булды. Табылдыклар арасында шактый сирәк очрый торган савыт та бар иде, ул моннан 6 мең чакрым ераклыкта урнашкан Корея урымутравында XIV гасырда эшләнгән булып чыкты.

Савытка үзенчәлекле буяу – селадон йөгертелгән. Тулы савыт ясарлык кыйпылчыклар, гадәттә, бик сирәк табыла, археологлар кулына, кагыйдә буларак, аерым элементлар гына эләгә. Ә Болгардагы табылдыклардан тулы савыт килеп чыккан. Аның диаметры – 34 см. Төсенә һәм бизәлешенә караганда савыт Корё (918–1392 еллар) дәүләтендә эшләнгән. Көнчыгыш һөнәрчесе савытка яфрак бизәкләре төшергән һәм сизелер-сизелмәслек кенә итеп иероглифлар язган, алар корея телендә күп төрле мәгънәгә ия, шулай ук останың яки савытка заказ бирүченең Ку фамилияле булуын аңлатырга да мөмкин. Ул чорда мондый савытлар зиннәтле әйберләрдән саналган һәм бары тик байларда гына очраган.


Табылган йорт урынының хуҗасы урта хәлле һөнәрче булган дип уйларга кирәк. Йорт тирәсендә табылган тимерче миче аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлата. Археологлар йорт урыны Алтын урданың соңгы чорына карый дигән фикергә килде. Өй XIV гасыр уртасында булган көчле янгын вакытында юкка чыккан булырга мөмкин. Бу вакыйга 1361 елда шәһәрне Булат Тимер басып алуга да бәйле булырга мөмкин.

Казу эшләре алып барылган урында XIV гасырга караган өч бакыр акча, шулай ук балчык әйберләр һәм савыт-саба калдыклары – казан, чүлмәк, комган, кәсә ватыклары табылды. Селадон савыт табылдыклар арасында чын-чынлап хәзинә булып тора. Аның җиде гасырлар буена экскурсоводларның һәм музей хезмәткәрләренең борын төбендә ятуы үзе бер гаҗәп! Казу урыннары Болгар музей-тыюлыгының туристлар белән эшләү бүлегеннән 50 метр ераклыкта гына алып барылды.


Бу сирәк табылдык Борынгы Болгарның уңайлы урында урнашкан һәм төрле мәдәниятләрне берләштергән шәһәр булуын тагын бер кат искәртеп, аның халыкара сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлары тарихын тагын да баетты.


Борынгы Болгар музей-тыюлыгы ярдәме белән Антон Райхштат.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии