​«1 көн— 1 экспонат»: Свияжск чынаяк кирпечләре

05 декабря 2018
Культура

Европача киенгән ике музыкант әсәр башкара – Свияжск чынаяк кирпечләренең сюжеты әнә шундый, аңа охшаш сюжет дөньяда башка беркайда да юк. Свияжск тарихы музеенда XVI-XVIII гасырлар чынаяк кирпечләре җыелмасы иң кызыклы коллекцияләрнең берсе булып тора. Свияжск тарихы музеендагы чынаяк кирпечләр– археологик эшләр нәтиҗәләре, җирле халык бүләкләре, коррекцияле интернат мәктәпнең ябылган музееннан күчкән һәм музей-тыюлык сатып алган әйберләр. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

XVII гасыр башына караган һәм шактый яхшы сакланып калган чынаяк кирпечтә тасвирланган күренеш шактый үзенчәлекле. Бию хәрәкәтләре ясаучы музыкантларның берсе флейтада, ә икенчесе барабанда уйный, алар – скоморохлар булса кирәк. Моңа музыкантларның киемнәре һәм гәүдә тотышлары ишарә ясый. Шунсы кызык, бу вакытта Русьта шамакайланып йөрү чиркәү хакимияте тарафыннан тыелган була инде. Бу хакта 1551 елда Стоглавый собор үзенең «Ответ о игрищах еллинскаго бесования» хөкемендә билгеләп үткән була. Рәсми даирәдә ул, әлбәттә, хупланмаган, ә халык арасында ул әле күпмедер вакыт таралган булган.

Мич бизәкләре арасында төрледән-төрле сюжетлар күрергә була. Чынаяк кирпечләр бер-бер артлы хикәя сөйләү рәвешендә тезеп барылган, шулай итеп аларны “укып” та булган. Чынаяк кирпечләр белән бергә шул чордагы Русь халкы йортларына дизайн дигән күренеш килеп керә.


– Башлангыч чорында чынаяк кирпечләр еш кына кызыл балчыктан ясалган, мичкә монтаж ясалганда, алар агартылган. Археологик казулар вакытында табылган чынаяк кирпечләрдә акшар калдыклары яхшы сакланып калган. Без аларның агартылган булуларын төгәл беләбез. Әмма чынаяк кирпечнең нәкъ агартылуын, ә буялмавын раслау шактый катлаулы. Белсәгез, әле күптән түгел генә грек сыннарының чиста ак мәрмәрдән ясалуына һәм рәссамның, безнең фикеребезчә, шактый абстракт әйберләр уйлап таба алуына гаҗәпләнә идек, – ди “Свияжск утрау-шәһәре” музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.– Ә хәзер без күп кенә сыннарның бизәлүен, буялуын беләбез. Мичләр белән дә шундый ук хәл булуына ышанып әйтә алам, бары тик буяулар гына җитәрлек дәрәҗәдә нык ятмаган. Моны киләчәктә тикшерүләр дәвам итәчәк.

Гамәли яктан караганда, чынаяк кирпечтә иң мөһиме – өске ягы түгел, ә аскы ягы. Анда балчык пластинаның кырыйлары күтәрелеп тора, алар ярдәмендә ул мичкә беркетелгән. Шул рәвешле җылы һаваны саклап тота торган куышлык барлыкка килә. Бер мичкә гадәттә 70 – 80 чынаяк кирпеч кирәк, шуңа күрә моны шактый бай кешеләр генә эшли алган. Аның каравы, мондый мич җылылыкны яхшы тоткан һәм файдалы эш коэффициенты да зур булган, чөнки плитә астында җылылыкны яхшы тотучы һава мендәре барлыкка килгән.


16 – 18 гасырларда Мәскәү трактында урнашкан Свияжскның икътисадый хәле шактый бай шәһәр кешеләренең барлыкка килүен стимуллаштырылган , шуңа күрә Свияжскта чынаяк кирпечләр белән бизәлгән мичләр ул вакытта, археологик табылдыклардан чыгып караганда, шактый гадәти күренеш булган һәм аларның күбесе утрау-каладан тыш башка җирдә очрамый да.





Антон Райхштат «Свияжск утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы белән берлектә.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии

Присоединяйтесь к нам в соцсетях!