«1 көн — 1 экспонат»: изге Феодор тәресе

12 декабря 2018
Культура

Борынгы Болгар шәһәрчеге территориясендә гадәти булмаган кабер табылган. Кабер эченнән чыккан сөякләр мәетнең утыртып куелган булуын, кулларының зур бронза тәрегә таянуын күрсәтә. Бирегә кем күмелгән булуын ачыклау өчен өч ел вакыт кирәк була. Аның каравы, мавыктыргыч детектив язарлык тарих ачыклана! Галимнәр бу кешенең кем булуын гына ачыклап калмый, аның төс-кыяфәтен дә тасвирлап бирә. Без «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдиков җитәкчелегендәге казу эшләре 2010 елда башкарыла. Бу кабернең уникаль булуы һәм табылдыкның кыйммәте – мәетнең утыртып куелган булуында: урта гасырларда мондый рәвештә бары тик чиркәү иерархиясенең иң югары дәрәҗәдәге руханиларын гына җирли торган булганнар. Ә Болгар дәүләте территориясендә бердәнбер дин ислам дине булган.

Сөякләргә судмедэкспертиза үткәрелгәннән соң, кабернең 35 – 40 яшьләр тирәсендәге, буй-сыны якынча 160 см булган ир-атныкы булуы ачыклана. Табиблар диагнозын да куя: депрессия, йокысызлык, умыртка баганасының катып калуы (3 дәрәҗәдәге Бехтерев авыруы). Бот сөякләренең төрле озынлыкта булуы аның таякка таянып йөрүен, муен сөягенең кәкре булуы каш астыннан каравын искәртә.


Елъязмаларны өйрәнгәннән соң тарихчылар табылган сөякләрнең изге Федорныкы – Никон елъязмаларында телгә алынган фәлсәфәче Камскийныкы, ул шулай ук Иерусалимнянин буларак та билгеле, булуы мөмкинлеген әйтә. Аның 1323 елда сәүдә эшләре белән Болгарга килүе һәм шунда үлеп калуы билгеле. Шул ук 1323 елда Тверь каласында изге Федорга атап таш чиркәү дә салына.

Федорның замандашлары тасвирлап калдырган кыяфәте судмедэкспертларга тапшырылган калдыкларга тулысынча туры килә. Моннан тыш, калдыклар буенча йөз төзелешен ачыклау ысулы ярдәмендә изге атакай йөзенең рәсемен дә ясыйлар. Хәзер Болгар мәдәнияте тарихы музеена килүчеләр моннан 700 ел элек яшәгән кешенең кыяфәтен күрә ала.

Федор каберендә табылган тәре дә кызыклы. Ул гадәти булмаган формада һәм әрмәннәрнең таш тәресе хачкарга охшаган. Борынгы Болгарда табылган тәрегә охшаган тагын бер тәре Лондон шәһәрендә шәхси коллекциядә бар, ул шулай ук Әрмәнстанда Х һәм ХI гасырларда эшләнгән.

Федор каберендә табылган 22,5 сантиметр биеклектәге тәре – чиркәү тәреләренең бик сирәк очрый торган үрнәге. Бу предметлар тантаналы йөрешләрдә һәм бәйрәмнәрдә кулланылган. Шулай ук аның рухани таягына киертелгән булуы һәм үзенчәлекле борынгы ядкарь булуы мөмкин.



Борынгы Болгар музей-тыюлыгы ярдәме белән Антон Райхштат.

Этот материал можно прочитать и на русском языке.

Комментарии